Мамадыш егете аркасында “Ак Барс” хоккей клубына ярты миллион сум штраф түләргә туры киләчәк

Кичә “Татнефть-Арена” бозында “Ак Барс” хоккейчылары “СКА”га каршы уйнады. Казан командасы Төньяк башкаладан килгән спортчыларны 5:2 исәбенә отты. Радуловның 3 шайба кертүе белән беррәттән, тамашачыларны сәерсендергән бер хәл дә булып алды.

Уенның төп вакыты тәмамланырга 2 минут та 23 секунд кала, бозга “Ак Барс” киеменнән бер фанат атылып чыкты. Судьялар уенны шундук туктатып, лайнсменнар фанатны тиз генә боз мәйданчыгыннан озатырга ашыкты. Җанатар шул арада фанатлар трибунасы яныннан тезендә шуып узарга өлгерде. Сүз уңаеннан, Мамадыштан килүчеләр җанатарның үз якташлары булуын таныган.

Уен комментаторлары Денис Казанский һәм Артем Божко фанатның ничек бозга килеп чыгуын аңлый алмыйча азапланды. Әмма видеодан кабатлап күрсәтә торгач, җанатарның мәйданчык борты аша гына бозга сикереп төшүе аңлашылды. Янәшәсендә Казан аренасының сак хезмәткәре басып торса да….

“Мондый хәлне беренче тапкыр күрүем, – дигән “Ак Барс” тренеры Олег Знарок матбугат конференциясендә. – Моңа кадәр футболда гына булгалый иде”.

КХЛ Директорлар советы быел июль аенда гына үзенең кагыйдәләренә төзәтмә керткән. Аның нигезендә, уен вакытында боз мәйданчыгына тамашачы килеп чыккан очракта хуҗа клубка 500 мең сум күләмендә штраф салына.

Шулай итеп, “Ак Барс” җанатары сөекле клубын ярты миллион сумга бөлдергән булып чыга.


Фикер өстәү