2025 елдан пенсияләрне арттыруның яңа тәртибе гамәлгә керә

Аның ничек гамәлгә ашырылачагы билгеле булды.

2025 елдан Россиядә пенсияләрне арттыруның яңа тәртибе гамәлгә кертеләчәк. Пенсия елына ике тапкыр: 1 февральдән – инфляциягә карап һәм 1 апрельдән – казна кеременә карап индексацияләнәчәк. Бу хакта “Газета.Ру” Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сүзләренә таянып яза.

Пенсия 2025, 2026 һәм 2027 елларда шулай арттырылачак. Алга таба да мондый тәртипнең озайтылу ихтималы бар.

Светлана Бессараб әйтүенчә, төгәлрәк исәпләү ысулы булачак бу. Инфляция буенча – Росстаттан, керемнәр буенча – Федераль казначылык хезмәтеннән мәгълүматлар алыначак.

2025 елда пенсияләрне арттыру өчен 2024 елдагы мәгълүматлардан файдаланылачак.


Фикер өстәү