“Кинопленка” оешкан җинаятьчел төркеменең качып йөргән башлыгын Казанга алып кайтканнар

Хокук саклау органнары Казанның элекке “Кинопленка” оешкан җинаятьчел төркеме башлыгы Илфат Сөнгатуллинны (кушаматы – Ильфатей) тоткарлаган.

Илфатейның Ростов-Донда тоткарлануы мәгълүм. Шушы көннәрдә ул Казанга кайтарылган. Бүген суд аңа карата җәза чарасын сайлаячак.

“Кинопленка” оешкан җинаятьчел төркеме Казанда 80 нче еллар башында Восстание, Коләхмәтов һәм Окольная урамнары тирәсендә пәйда булган. Төркем атамасы шул тирәдәге “Тасма” җитештерү берләшмәсенә бәйле рәвештә сайлап алынган. Әлеге төркем иң «борынгы»лардан санала.


Фикер өстәү