Татарстанда йөртүче, барган шәпкә аңын җуеп, автобусы баганага килеп бәрелгән

Бу хәл бүген иртән Казанның Космонавтлар урамында килеп чыккан.

Бүген иртән Казанның Космонавтлар урамында автобус авариягә юлыккан. Бу хәлне күрүчеләр үзләренең телеграм-каналларында авариянең фото һәм видеосын урнаштырганнар, дип яза KazanFirst.

Шаһитлар әйтүенчә, йөртүче рульдә аңын югалткан. Нәтиҗәдә автобус, юл кырыена чыгып, киртәне җимергән дә баганага килеп бәрелгән.

Пассажирлар арасында зыян күрүчеләр юк. Транспорт оешмалары ассоциациясе килеп туган хәл буенча бернинди дә аңлатма бирмәгән әле.


Фикер өстәү