Трактор ясаучы Илмир Нәҗметдинов: «Остазым – интернет»

Мамадышта яшәүче 27 яшьлек Илмир Нәҗметдинов тракторлар ясау белән мавыга. Икесе әзер икән иде, өченчесе дә озак көттермәс. Механик та, инженер да түгел ул, махсус белеме дә юк. Егет барысына да интернет ярдәмендә өйрәнә. Барып чыкса, трактор сатып, акча эшләү хыялы да бар.

– Үзем уйлап тапкан техника түгел ул, – ди Илмир. – Хәзер бит интернеттан карап, әллә ниләр кыландырырга мөмкин. Кирәк-яракларын тапсаң, бернинди авырлыгы да юк. Тимерләрне кибеттән, металл тапшыру пунктларыннан сатып алам. «Ютуб»тагы белгечләр тракторны ничек ясарга икәнлеген өйрәтә. Мәктәптә математика, физиканы әллә ни яхшы укымасам да, ике тракторны да ахырга кадәр башкарып чыктым. Иң мөһиме – теләк.

Егет әйтүенчә, сатып алу – бер нәрсә, ә үз кулларың белән ясау бөтенләй икенче инде. «Ясый-ясый шомарасың. Бер хатаны икенче тапкыр кабатламыйсың», – ди ул.

Мәрхүм әтисе тракторчы булса да, кечкенә чагында Илмирнең техникага әллә ни исе китмәгән. Аның һөнәре – эретеп ябыштыручы. Техникум тәмамлагач, Мамадыш кирпеч заводына оператор булып эшкә урнашкан. Башына операция ясаткач, эштән китеп торырга туры килгән. Әмма тик утырып булмый бит инде. Трактор ясау – шөгыль дә, рәхәтлек тә бирә. Җае чыккан саен, әнисенең туган авылы Кече Кирмәнгә кайтып йөри. Мәрхүм әби-бабасының нигезенә сукмакны суытмый.

Ясаган тракторлары әби-бабасының ишегалдында тора. Беренче тракторын моннан өч-дүрт ел элек шәһәрдән авылга кайта-китә ясаган. Моның өчен 1,5 ел вакыт кирәк булган. Кечкенә тракторы белән бакча сукалый, йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне башкара. Икенчесенә чүмеч таккан. Анысы – кышын кар эттерү, ташу өчен. Тиресне дә кул белән түкмиләр хәзер. Күрше-тирәгә булышырга да җай таба егет. Өченчесен бар эшкә ярарлык итеп көйләргә җыена. Ә хыялы – чылбырлы трактор ясау. 

Киләчәктә техника сатып, акча эшләү уе да юк түгел. Сораучылар бар, әмма бәясен кыйммәтсенәләр икән. Илмирнең исә үзе фикере: яхшы техника арзан булмый, 150–200 мең сумнан да арзанга бирмәячәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү