Буыннар авыртса, нишләргә?

Бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатабыз. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябабыз да җылы итеп төрәбез. Компрессны кичтән куеп, иртән генә алабыз. Авырту басылганчы һәр көнне кабатлыйбыз. Тагын бер рецепт: 3 аш кашыгы даруханәдә сатыла торган камфора маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатабыз. Катнашманы кәбестә яфрагы өстенә куеп, авырткан урынны яфрак белән төрәбез. Өстенә җылы әйбер, 2–4 сәгать буена тотабыз.


Фикер өстәү