Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә туйларын уздырган яшьләрне котлады

Бүген Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне уза. Аның кысасында, йолаларына туры китереп, татар туе узды.

Бүген Балтач районында туып-үскән 23 яшьлек Самат Зыятдинов белән Сөмбел Ибраһимова «Россия» күргәзмәсе кысасында никахларын рәсмиләштерде. Туйны исә алар татар халкының традицион йолаларын үтәп уздырды.

Яшь гаиләне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлады.

— Яңа гына сез чын туй күрдегез. Бу яшьләр — Балтач районыннан чын мәгънәсендә үрнәк гаилә! Сезгә матур гаилә тормышы, күп балалар телибез! Демография — мөһим мәсьәлә, — диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

Рөстәм Миңнеханов яшь гаиләгә төрки халыкның тарихи Ватаны — Алтай Республикасына сәяхәт итәр өчен сертификат тапшырды.


Фикер өстәү