Казанда Яңа елга шәһәрне бизәү буенча бәйге игълан иткәннәр

10 гыйнварга кадәр теркәлергә мөмкин.
Татарстан башкаласында “Новогодняя Казань” шәһәрне бәйрәмгә бизәү бәйгесе башланган. Казан башкарма комитетында билгеләп үтелгәнчә, анда бәйгедә гаризалар 2024 елның 10 гыйнварына кадәр кабул ителә.


Анда түбәндәге номинацияләр буенча җиңү яуларга мөмкин: “Шәһәрдә яшәүчеләр фикеренчә, иң әйбәт бизәлгән бина”, “Жюри фикеренчә, иң әйбәт бизәлгән бина”, “Шәһәрдә яшәүчеләр фикеренчә, иң әйбәт эчке бизәлеш”, “Жюри фикеренчә, иң әйбәт эчке бизәлеш”, “Жюри фикеренчә, кышкы Казан турында иң әйбәт фотохезмәт”.
Бәйгегә гаризаны электрон почтага (tourism.kzn@tatar.ru) юлларга мөмкин. Аны Яңа елга бизәлгән бинаның фотосы белән бергә җибәрергә кирәк. Шулай ук бинаның атамасын, кайда урнашканлыгын күрсәтү шарт.
Бәйгедә кунакханәләр, хостел, җәмәгать туклануы биналары, мәдәният учреждениеләре, күңел ачу комплекслары, оешмалар, шулай ук Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашырга мөмкин.
16 гыйнварда мэрия порталында онлайн-тавыш бирү башланып, 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бәйгегә йомгак ясалганнан соң җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.


Фикер өстәү