Гимназиядәге атышта ике кеше һәлак булган

Инде хәбәр ителгәнчә, Брянск шәһәренең 5 нче гимназиясендә сигезенче сыйныфта укучы кыз атыш оештырган. Шәһәр хакимиятеннән ике кешенең һәлак булуы, дүртлесенең зыян күрүе турында хәбәр ителгән. Һәлак булучылар арасында атыш оештыручы үзе дә булырга мөмкин. “Ъ” язганча, Россия Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсе үтерү буенча җинаять‘эше кузгаткан.
“Сигезенче сыйныфта укучы кыз мәктәпкә утлы корал алып килеп, берничә тапкыр аткан”, — дип хәбәр ителгән “ТАСС” агентлыгына. “РИА Новости” язганча, кыз мәктәпкә әтисенең коралын алып килгән.
Балаларны гимназиядән чыгарганнар. Анда полиция хезмәткәрләре эшли.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, өч кеше зыян күргән. Атучы кыз үз-үзенә кул салган.


Фикер өстәү