Федерация Советы Россия Президентын сайлау көнен билгеләде

Россия Президентын сайлау 2024 елның 17 мартында булачак. Бу хакта Федерация Советы карар чыгарды. Исегезгә төшерәбез: Россия Конституциясе нигезендә, дәүләт башлыгын сайлауны билгеләү бары тик Федерация Советы вәкаләтләренә генә керә.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко әйтүенчә, бу карар сайлау алды кампаниясен башлап җибәрә. Аның сүләренә караганда, алда торучы сайлау – бик мөһим сәяси вакыйга. Ул илнең үсеш юнәлешен билгеләячәк.

Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова карар кабул иткән өчен сенаторларга рәхмәт белдергән. Аның сүзләренә караганда, алда торучы сайлау Россиянең үсешен ныгыту гаранты, шулай ук Россиянең геосәяси көрәштәге җиңүе гарантына әйләнәчәк.

Комиссия башлыгы тавыш бирүне 3 көн – 15, 16 һәм 17 мартта уздыру мөмкинлеге барлыгын да әйткән.


Фикер өстәү