Татарстан Президентын сайлау көне билгеле булды

Закон нигезендә, Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә узарга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар Дәүләт Советының сайлауны билгеләү турында карары проектын хуплады.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин быел сентябрь аенда гамәлдәге Татарстан Президентының вәкаләтләре срогы чыгуын искәртте. “Закон нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауга тавыш бирү көне булып сентябрьнең икенче якшәмбесе тора”, – диде ул. Парламентчы билгеләп үткәнчә, Татарстан Президентын сайлауны Дәүләт Советы билгели. “Сайлау законы таләпләре буенча, сайлауны билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә алданрак булмаган һәм 90 көннән дә соңрак булмаган вакытта кабул ителергә тиеш. Быел сентябрьнең икенче якшәмбесе 13нче числога туры килә”, – дип аңлатты Альберт Хәбибуллин.

Комитет парламентның киләсе утырышына “Татарстан Республикасы Президентын сайлауны билгеләү турында” карар проекты хакындагы мәсьәләне кертергә тәкъдим итте.


Фикер өстәү