8нче сыйныфта укучы кызның утлы коралны ничек итеп мәктәпкә алып кергәнлеген ачыклаганнар

Брянск шәһәренең 5нче гимназиясендә металлодетектор кысасы эшләмәгән. 8нче сыйныфта укучы кыз гимназиягә ау мылтыгын тубуска (түгәрәк озын савыт) салып кергән, шулай ук аяк киеме эченә зур пычак яшергән булган. Бу хакта “ТАСС” оператив хезмәтләр мәгълүматларына таянып яза.


“Мәктәп ишегеннән керүгә кыса урнаштырылган. Ул эшләми, шуңа күрә кыз тубуска ау мылтыгын салып, шулай ук аяк киеменә зур пычак кыстырып алып керә алган”, – диелгән агентлык хәбәрчесенә
Шул ук вакытта гимназиягә чит кешеләрнең үтә алмаганлыгы билгеләп үтелгән. “Мәктәпкә беркемне дә кертмиләр. Бала өендә дәфтәрен онытып калдырса, әти-әнисе аны тапшырырга гына мөмкин”, – дип билгеләп үткәннәр оператив хезмәтләрдә.
Брянск гимназиясендә атыш очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Өлкә губернаторы Александр Богомаз үзенең телеграм-каналында атышта һәлак булган кызның һәм яраланган балаларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәген әйткән.
“Һәлак булган кызның әти-әнисенең кайгысын уртаклашам. Бик зур югалту. Һәлак булган кызның һәм яраланган балаларның гаиләләренә кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәк”. – дип язган төбәк башлыгы.
Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов белдергәнчә, атышта ике кешенең гомере өзелгән, биш кеше зыян күргән. Табиблар бер баланың хәлен – авыр, дүртесенең хәлен – уртача, дип бәяли.


Фикер өстәү