Бүген Татарстанда 25 градуска кадәр салкын булачак

Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Төньяк һәм көнчыгыш районнарда көндез дә термометр баганасы -25 градуска җитәчәк. Бу хакта Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән синоптиклар нульдән 23-28 градуска кадәр вәгъдә иттеләр, урыны белән һава температурасы -35 градуска кадәр төшәчәк.

Явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.

 


Фикер өстәү