Кайткан чакта Сарман буйларына… Кышкы кояшлы көннәрнең берсендә атаклы Илһам Шакиров җырларында җырлаган данлыклы районга юл тоттык. Үз көчләре белән муллыкка ирешеп, авыл тормышын чын күңелдән яратып, хезмәтеннән тәм табып яшиләр биредә. Районда гына түгел, республикада да алдынгылар сафында булган Карашай-Саклау авылы әнә шул ягы белән сокландырды.
Эшле һәм ашлы халык
Авылда тормыш көйләнгән, урамнары киң, йортлары зур, матур. Карашай-Саклау һәм Чураш җирлекләрендә ике авылда 480 кеше яши. Аларда төп белем бирү мәктәбе, мәдәният йортлары, ике ФАП, ике музей, ике китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчетләр, кибетләр – кыскасы, яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Урамнары төзек, асфальт җәелгән. Авылның бүген тормышы шулай гөрләп баруда җирлек башлыгы Вероника Хөсниеваның роле зур. Башта 25 ел хисапчы булып эшләгән, башлык вазыйфасына килүенә – тугыз ел.
– Авылның торышы, җитәкчедән бигрәк, күбрәк авылдашлардан тора. Безнең халык бик бердәм. Күңелең ачык булып, бер-береңне аңлап, чын күңелдән сөйләшәсең икән, шул вакытта авыл яши, – ди Вероника ханым.
Карашай-Саклау – шәхси эшмәкәрлек буенча алга киткән, зур үсеш алган авылларның берсе. Эш юк дип, кул кушырып утырмыйлар, үз эшләрен булдырып, көн күрәләр монда. Кемдер терлекчелек буенча мини-ферма булдырган, тимер, агач эше белән шөгыльләнүчеләр күп. Эретеп ябыштыручыларга, йорт төзүче бригадаларга, балта осталарына да бай авыл.
– Авылда күбесенчә безнең буын, безнең яшьтәгеләр калган. Без шуның белән көчле дә. Шулар тота авылны, – ди җирлек башлыгы. – Эшлим дигән кешегә авылда эш җитәрлек. Яшьләр ата-бабаларыннан калган һөнәрләрне дәвам иттерә. Нинди генә тармакны алсак та, эшсез кеше юк. Мөмкинлекләр күп, юллар әйбәт, җитәкчелеккә мең рәхмәт. Шушы көнгә кадәр асфальт кермәгән авыллар бар. Үзебезне алар белән чагыштырып, без сөенә-сөенә яшибез. Тормышыбыз бик әйбәт.
102 хуҗалыкка – 202 сыер
Кайбер җирлектә урман күп, кайда – ташлык, карьер булса, Карашай-Саклауга табигать байлыкны болын белән биргән. Терлекләрнең баш саны буенча республикада беренче урында тора алар. Биредә 102 хуҗалыкка – 200 сыер. Кеше саен сыер ярым чыга дигән сүз бу.
– Сарман ягы – болын, кыр ягы. Безнең иң зур өстенлек бу. Бездә кеше күпләп мал тота. Соңгы өч елда биш гаилә фермасы төзелде. 35–50 яшь тирәсендәге гаиләләр 8–10ар сыер асрыйлар. Җәй көне 70–80 мең сум акча керә. Иң куанычлысы – 220 сыерга ел саен 800 мең сум субсидия алабыз, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Әгәр безнең 300 гектар болын булмаса, бу кадәр сыер асрап булмас иде. Сыерга күченеп йөрергә иркенлек кирәк. Сүз дә юк, әгәр үзең тырыш булмасаң, 1000 гектар болын булса да, асрамаган кеше асрамый инде ул.
Авыл кешесенең авырткан җире булган сөт бәясе төшүдән дә зарланмый мондагы халык. Чөнки альтернатив юлларын эзләдек, ди Вероника Хөсниева.
– Сөт җыючылар арасында көндәшлек бездә. Быел өчәү җыйдылар. Сарман сөт кооперативы белән килешү төзеп эшләдек. Бөтен республика буенча сөт 15 сумга калган чакта да апрельдән башлап 23 сумнан җыйдык. Бүген сөт бәясе – 26 сум. Без бик канәгать. Бездә хәтта 70 яшьлек әбиләр дә сыер асрый. Алар да асрагач инде, безгә ни хәл? Минем үземнең өч сыер, өч тана. Безнең бәләкәй генә урамнан да 40 сыер чыга көтүгә, – диде ул.
Игезәкләр Гөлфия белән Әлфия Фәхразиевалар – югары белемле тәрбиячеләр. Чаллыда балалар бакчасында эшләгәннәр. Тик аларга яңадан туган нигезләренә кайтып төпләнергә насыйп булган.
Фәхразиевалар зур шәхси фермер хуҗалыгында эшли. Алты ел элек, 200 мең сум грант отып, мини‑ферма булдырганнар. Хәзерге көндә 13 сыер һәм 100ләп баш кош‑корт асрыйлар.
– Үзем социаль хезмәткәр булып эшлим. Игезәк сыңарым агрофирмада сыер сава. Абыебыз Нәҗип Себердә вахта ысулы белән эшли. Сыр, сары, ак май, эремчекләр җитештерәбез, – дип сөйләде Гөлфия ханым.
Уңган фермер маллар карарга да, матур гөлләр үстерергә дә өлгерә. Әле моның өстенә куяннар, этләр, песиләре дә бар. «Тулы бер зоопарк бездә, шөкер», – ди Гөлфия Фәхразиева, уенын-чынын бергә кушып.
Данлыклы «КАМАЗ»чы егетләр
Карашай-Саклау үзенең «КАМАЗ»лы егетләре белән дан тота. Биредә ир-атларның күбесе 2000нче елларда, колхозлар таралгач, үзләренә әнә шул машиналарны сатып алган. Андыйлар бүген авылда 26 кеше икән. Бөтен гаиләләре белән шөгыльләнүчеләр бар. «Безнең Карашайның данын күтәрде шушы егетләр», – ди алар турында Вероника Хөсниева.
– Әтидән калган бәләкәй генә «КАМАЗ»дан башлаган идек, – ди бу эш белән 12 еллап шөгыльләнүче 38 яшьлек Ирек Вәгыйзов. – Шуңа әкренләп тагылмалар алып, яңартып, авыл хуҗалыгы продукциясе, такта ташыдык. Хәзер чөгендер, такта, мунча, йорт буралары ташыйбыз. Минем белән бертуган энем Алмаз да эшли. Удмуртиягә, Киров якларына барабыз. Шушы бер машина бөтен гаиләне туендыра, Аллаһка шөкер.
Ирек Вәгыйзов хәрби операциядәге егетләргә зур күләмдә гуманитар ярдәм дә җыя икән.
– Үзебезнең егетләр белән бергә җыелышып эшлибез. Без монда җылыда, ә тегендә егетләр салкын окопта яталар бит. Ничек тә, хәлдән килгәнчә, үз өлешебезне кертәсе килә. Җибәргән саен уртача 80–100 мең сумлык әйбер җыябыз. Күбрәк тә булганы бар, – дип сөйләде ул.
Әби белән әбичә, бәби белән…
Халык белән килешеп, бердәм яшәүнең сере нидә соң? Җирлек башлыгы фикеренчә, иң мөһиме – үзең хыялыйрак булып, үзең шуның эчендә кайнау.
– Әбиләр белән дә, бәбиләр белән дә бер дулкында булырга кирәк. Бездә халык тыңлаучан. Беркайчан да кире какмыйлар. Без – бердәм организм, – ди Вероника Хөсниева.
Үзе таянып эшли торган кагыйдәләре дә бар җирлек башлыгының. Әйтик, үзара салымда кешедән күпме акча кергән, шул акча кире үзенә кайтырга тиеш, дигән фикердә ул. Авылда аны кеше башыннан 600 сумнан җыялар икән.
– Көндәлек эшләрне башкарырга җитә. Быел ФАПка капиталь ремонт керде. Авылда былтыр спорт мәйданчыгы төзелде. Район газетасына кеше үлгән саен кайгы уртаклашу бирәбез. Ул бит – минем авылдашым, бергә эшләгән сыер савучы, тракторист, күршем. Ничек мин аның кайгысын уртаклашмыйм ди инде? Юбилярларның һәрберсен котлыйбыз. Өлкәннәр көненә җыелып, бүләкләр алабыз. Бер бәйрәмне дә калдырмыйбыз. Үзләре монда яшәмәсә дә, әбисе, әнисе шушы авылдан булган балаларга Яңа ел бүләге бирәбез. Бу матур гадәткә егерме еллап бар инде. Ел саен әбиләрен, әниләрен мәдәният йортына чакырып котлыйбыз. Мине коллегалар сүгә, син генә йөрисең, диләр. Аларның бит күңеле була. Ник мин аларга акча жәллим ди? Ә кем белә, бәлки, Аллаһы Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килеп, ул балалар монда кайтып төпләнер? Элемтәләрне тотабыз, туган җиргә күренмәс җепләр белән бәйләп торабыз, – ди җирле үзидарә рәисе.
Вероника Хөсниева һәм авылның бик күп уңганнары кебек тынгысызлар авылны яшәтә дә инде.
– Авыл советында эшләү өчен иҗади кеше булырга кирәк. Безнең бөтенебез шулай. Һәрбер кешенең күңелен күреп яшибез, – ди ул үзе. – Кем эшләми, шул ялгышмый. Тәҗрибә белән үсәсең, характерың ныгый. Шулай булырга тиеш инде. Тормыш бит ул. Карасы да, агы да була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat