Зәмирә Рәҗәпова телевидениедән китүен хәбәр итте

— «Әй язмыш, язмыш…» – минем шәхси тапшыру. Аны аерым төшереп, монтажын үзебез ясый идек. 6 сезон эшләдек. 6 ел дәвамында мин рәхмәтле генә. Тамашачылар да рәхмәтле булырга тиештер, дип уйлыйм. Тапшыруның режиссеры Наилә Сабитовага аеруча да рәхмәт һәм зур ихтирам. Ул төшереләсе көнне, операторларны билгеләде. Мин кунакларны таптым. Әле ул кунаклар да табышты. Мин яздырам. Аннан соң ул аны монтажлый, эфирга бирә. Бөтен документация эшләрен Наилә апа эшләде. Эшем бик күп, вакытым юк. Минем өчен тапшыру яздыру өстәмә эш булды.

Бу тапшыруның эфирга чыгуында Наилә Сабитованың өлеше зур. Ул булмаса, бу тапшыру күптән ябылган булыр иде. Бөтен җаваплылык аның өстендә булганга бераз кыенсындым. Бу – беренчедән.

Икенчедән, «Әй язмыш, язмыш…» чыгып, 1-2 ел узгач, башка телеканалларда аның «игезәкләре» барлыкка килә башлады. Ни өчен? Чөнки тапшыруның рейтингы артты, тамашачының мәхәббәтен казанды. Күчерелмәләр артты. Бу – гадәти күренеш. Һәркемгә рейтинг кирәк һәм һәркайсының тамашачыны җәлеп итәсе килә. Тапшыруның күчермәсе чыга икән, димәк, ул яши, дигән сүз. Алып баручысы гына икенче булачак. Аннары форматы икенчерәк буладыр.

«Әй язмыш, язмыш…» тапшыруы килешү белән чыгып килә. Гыйнварда килешү төзибез икән, декабрьдә килешүнең вакыты чыга. Ел саен шулай. Декабрьдә аның вакыты чыга. Без аны озайтмыйбыз. Шул гына, — дигән якташыбыз «Интертат» хәбәрчесенә.


Фикер өстәү