Сыр ясаучы Кәүсәрия Җамалетдинова: «45 көн җитешкәне дә бар»

Нурлат районының Бикүле авылында яшәүче Кәүсәрия Җамалетдинова җиде төрле сыр ясап сата. Бер тәмен белгәннәр инде кибетнекен ашамый. Аларга Кәүсәриянеке кирәк!

Һөнәре буенча хисапчы ул. Хәзерге вакытта җирле үзидарәдә җыештыручы булып эшли, буш вакытында исә сыр ясау белән шөгыльләнә.

– Интернеттан күреп тотындым мин бу эшкә. Мин әйтәм, кеше сөт сатып алып та ясый бит, ә безнеке – үзебездә.  Тәвәккәлләп, «Российский» дигәнен әзерләп карадым. Шәп килеп чыкты. Менә шуннан китте инде. Аннан башка төрле рецептлар буенча «Косички», «Моцарелла», «Адыгей», «Кочутта» һәм башкаларын ясап карадым. Иң авыры – «Российский». Җитешсен өчен 45 көн тотарга кирәк. Иренмәсәң, табышы бар, – ди Кәүсәрия.

Хуҗалыкта сигез сыер тоталар икән. Ун литр сөтне сырга дип калдыра да калганын хөкүмәткә тапшыра. Продукциясен башта интернетка куйгалаган. Хәзер инде каядыр барып, ия эзләп йөрергә кирәкми. Бер тәмен белгәннәр өенә килеп ала. Шәһәрдән, авыллардан да сораучылар бар. Бәясе – 600–900 сум тирәсе.

Төрле күргәзмәләрдә дә катнаша икән Кәүсәрия. Менә шунда төрлесеннән авыз итеп карарга мөмкин. Халыкның беренче соравы – «Искергән түгелме?» Һәр сырның – үз тәмләткече. Әйтик, «Адыгей»га – укроп, «Качотта»га пажитник, кабак орлыгы, әстерхан чикләвеге куша икән. «Белпер кнолле» сырын шарчык кебек ясап, паприка, кара борыч белән әвәли. «Халуми» сырын кисәкләргә бүлеп кыздыра.

Кәүсәрия Җамалетдиновадан «Российский» сыр рецепты

Сөтне 75 градуска кадәр җылытып, 32 градуска кадәр суытасы. Гадәттә, 10 литр сөттән 800 грамм сыр чыга. Шушы күләмдәге сөткә 0,6 грамм оеткы (закваска), ярты бал кашыгы сыр ясый торган фермент саласы. Куе массага әйләнгәч, кисеп бутарга кирәк. Әче суның яртысын түгеп, әчелеген бетерер өчен, кайнаган су өстим. Болгатып, формаларга салып, өч сәгать тыгызлыйсы һәм бүлмә температурасында 2 сәгать тотасы. Аннан тозлау процессы башлана. Тозлык өчен: 1 литр кайнаган су, 400 грамм тоз, 1 аш кашыгы аш серкәсе, ярты чәй кашыгы кальций хлориды кирәк. Һәр 500 грамм сырны 3 сәгать тозлы суда тотасы. Ул 45 көннән соң гына әзер була.

 


Фикер өстәү