Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева вафат

Бүген Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева озак вакытлы авырудан соң вафат булды. Аңа 61 яшь иде.

Резидә Макуева 1962 елның 25 июнендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа нефть институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча (1984), Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча (1997) тәмамлый.

1991-1997 елларда «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең ведомство телестудиясендә диктор, режиссер, директор булып эшли.

1997-2002 елларда «Татарстан» ДТРК «Новости» яңалыклар программасында мөхәррир, баш мөхәррир була.

2002-2004 елларда — «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында мәгълүмат программалары дирекциясе җитәкчесе.

Ул 2004 елның август аеннан Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкли.


Фикер өстәү