Быел Республика Яңа ел чыршысы ике тапкыр булачак

Быел «Татнефть Арена»да узачак Яңа ел чыршысын 17 мең бала тамаша кылыр дип көтелә. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда Республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Республика Яңа ел чыршысы 2000 елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм анын катнашында үткәрелә. Быел ул 25 декабрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда узачак.

— Яңа ел чыршысы кысасында ике тамаша күрсәтеләчәк. 12:00 сәгатьтә — Татарстан районнарыннан җыелачак балалар өчен, 16:00 сәгатьтә — Казан шәһәре өчен.

Чарада 7-17 яшьлек 17 мең бала катнашуы көтелә. Шуларның 9261е — махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.


Фикер өстәү