Казанда бер кыз лифтта 8нче каттан «очкан»

Казанның Спартак урамында бер кыз лифт белән 8нче каттан «очкан». Кабина беренче һәм икенче катлар арасында туктап калган.

Лифт төшкәндә 22 яшьлек кыз тезләнеп, култыксаларга тотынып утырган. Бәхеткә, ул зыян күрмәгән. Әмма ябык кабина эчендә калган кыз бик курыккан.  Ул әтисенә шалтыраттып ярдәм сораган, әтисе лифтер белән коткаручыларны чакырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре лифт ишекләрен гидравлик инструмент ярдәмендә ачып, кызны кабинадан чыгарганнар һәм аны табибларга тапшырганнар. Алар пассажирның җәрәхәтләнмәвен раслаганнар.

Йортта яшәүчеләр лифт белән хилафлыклар беренче тапкыр гына булмавын әйткәннәр.


Фикер өстәү