Казанда 2024 елда беренче булып кыз бала туган

Татарстан башкаласында 2024 елда беренче бала 1 гыйнварда 5.16 сәгатьтә туган. Ул 2940 грамм авырлыктагы кыз бала. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Кыз бала 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә дөньяга килгән. Ул гаиләдә — беренче бала. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Татарстан башкаласында 29 бала – 14 кыз һәм 15 малай туды.

Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграмм-каналында хәбәр иткәнчә, ел башында 12 сәгать эчендә Татарстанда 60 бала туган.


Фикер өстәү