Казанның 7нче хастаханәсе янында мәет ташучы машиналарының күпләп җыелуы сәбәбен аңлаттылар

Социаль челтәрләрдә Казанның 7нче клиник хастаханәсе моргы янында ритуаль хезмәт машиналарыннан торган чиратны төшергән видео таралды.

«Мәрхүмнәрне алып кайту өчен күпме машина әзерләнгән. Тулы бер конвейер», — дип аңлатма бирә видеоны төшерүче ир.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ»га машиналарның күпләп җыелып торуының сәбәбен аңлаткан.

«7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге шәһәр һәм республиканың 35кә якын дәвалау оешмасына хезмәт күрсәтә, биредә көн саен бик күп мәет яралар. Якшәмбе көнне мәет туганнарына бирелми, шуңа бәйле рәвештә атна башында бирегә килүчеләр саны арту күзәтелергә мөмкин», — дип аңлатканнар ведомствода.

 


Фикер өстәү