Кан төркеме буенча иң озак яшәүчеләрне ачыклаганнар

Каннары беренче төркемле булган кешеләр озаграк яши икән. Күптән түгел галимнәр шундый ачыш ясаган.

involta.media басмасында урнаштырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашлыганча, каннары беренче төркемле кешеләр йөрәк-кан тамыры авыруларына сирәк бирешә. Шул сәбәпле, алар озаграк яши дә.

Каннары икенче төркемле кешеләр исә еш кына нерв системасының тотрыксызлыгына дучар була икән. Аларның иммунитеты да чирләргә иң нык бирешүчән санала.

Каннары өченче төркемле кешеләр арасында ангина һәм отит кебек тамак, колак авыруларына бирешүчеләр, дүртенче кан төркемле кешеләр арасында исә Паркинсон авыруыннан интегүчеләр күбрәк икән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү