Фронтовик шагыйрь. Казанда Фатих Кәримнең 115 еллыгы уңаеннан чаралар узды

«Мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм». Бүген, 9 гыйнварда татар халкының күренекле каһарман-шагыйре Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан Казанда ул яшәгән Миславский урамындагы 8 нче йорт диварына куелган истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алу чарасы узды.

– Бүген республиканың иҗат әһелләре һәм барлык халкы өчен истәлекле көн. Шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган чаралар бүгенге көн белән генә чикләнмәс, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин шагыйрьне искә алу мәрасимендә. – Фатих Кәримнең тормыш юлы – киләчәк буын өчен зур үрнәк. Хәзер бу аеруча тирән мәгънәгә ия. Яшь буын аның иҗатын белергә тиеш.
Тантаналы чарада Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм урыны да билгеле булды. Һәйкәл Казанның Яшьләр үзәге каршындагы скверга урнаштырылачак.
– Фатих Кәримнең һәйкәлен кую – безнең зур бурычыбыз. Ел ахырында Казан башкарма комитеты белән берлектә аның урыны төгәл билгеләнде. Һәйкәл быел куелыр дип уйлыйм, – диде министр урынбасары.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал әйтүенчә, бүген Фатих Кәрим иҗаты тагын да актуальгә әйләнде.

– Һәйкәл проектын күрдем, бик матур, анда Фатих Кәрим хәрби киемнән. Бу әдәбиятыбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә зур эш булыр иде. Фатих Кәримгә генә түгел, барлык солдатларга зур һәйкәл булыр иде. Ул – фронтовик шагыйрь. Аның «Мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дигән сүзләре бүгенге көн белән дә аваздаш, – диде шагыйрь.

Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов бабасы яшәгән йортка бәйле истәлекләр белән уртаклашты.

– Ул бу йортка 1942 елның 3 декабрендә кайта. Бу вакытта хатыны балалар бакчасында эшли торган була. Монда ул өч атналап кына яшәп кала. 30 декабрьдә, повестка алып, фронтка китә. Гаиләсе 1946-47 елларга кадәр биредә яши, – дип сөйләде ул.

Искә алу чаралары Татарстан Милли музеенда Фатих Кәрим иҗатына багышланган шигъри-музыкаль кичә һәм экскурсия белән дәвам итте.


Фикер өстәү