Төнге клубта 50 яшьлек ир-атның колагын кисүләре турындагы хәбәргә ачыклык керткәннәр

Бүген социаль челтәрләрдә Казан барында бер ир-атның колагын кисүләре турында хәбәрләр пәйда булган. Бу хәлнең Зәкиев урамындагы төнге барда булганлыгы әйтелгән. Шул урынга медиклар һәм полиция хезмәткәрләре килеп җиткән.

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтелгәнчә, Казанда яшәүче 50 яшьлек ир-ат узган җомгада җәмәгать транспорты тукталышында егылып, колагын авырттырган. Җәрәхәт алуын раслату өчен, полиция хезмәткәрләрен һәм медикларны чакырткан. Ир эш урыныннан “больничный” алу өчен хезмәткәрләрне шулай алдаган булып чыккан.


Фикер өстәү