Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика буенча сәяхәтләр турында популяр флешмобта катнашты. Аның нәтиҗәләре белән ул үзенең телеграм- каналында уртаклашты.
Татарстанның барлык районнары атамалары язылган исемлек тулысынча тутырылган булып чыкты.
— Мин бөтен җирдә, эш буенча да, күңел өчен дә булдым. Республикабызда ял итү өчен яхшы урыннар күп, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул Татарстан буйлап еш сәяхәт итүчеләргә республика кунаклары өчен берничә кызыклы урын киңәш итәргә тәкъдим итте.