Чулпан Габделганиева: «Мин – авыру, дип утырып булмый. Җир җимертеп яшәргә кирәк»

Балтач районының Кариле авылында гомер итүче Чулпан Габделганиева белән шактый еллар аралашам. Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен нинди генә чара узмасын, анда Чулпанны очратмый калмыйсың.

«Татарстан энҗесе» бәйгесендә дә ул башта үзе катнашты, аннан инде үз районы кызларын алып килде. Йөгереп йөри торган, чыгып китәм дигәндә шалт кына машинасын кабызып җибәрүче кеше булса, аның нәрсәсе бар инде, дияр идек. Кызганыч, Чулпан тумыштан йөри алмый. Әмма кайбер сау-сәламәт кешеләр дә башкарып чыга алмаган эшләр эшли.

Чулпан шигырьләр яза. Аның дүрт китабы дөнья күргән. «Йолдыз бүләк итәр идем», «Бәхет үзе килде миңа», «Әниемә», «Мәхәббәтнең төсен эзлим» дигән китаплары басылган. Спорт белән дә дус. Шашка буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, спорт мастеры кандидаты. Тагын бер зур эше бар – «Фикердәш» клубын җитәкли. Ул аны үзе оештырган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне бергә җыяр өчен махсус шулай эшләгән. Күптән түгел әлеге клуб үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

– «Фикердәш» клубы ачылган елларда без 5–6 кеше генә идек. Еллар узуга  безнең хакта ишетеп килә башладылар. Мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр дә биредә үз урынын тапты, – дип сөйли Чулпан. – Шунысы сөендерә: һәр чарага җыелган саен яңа дуслар барлыкка килде. Алар белән аралашып яши башладык. Хәзер инде бирегә 60 кеше йөри. Араларында кемнәр генә юк. Иҗат белән янучылар, спорт белән шөгыльләнүчеләр. Безнең егет-кызларны республикада гына түгел, чит илләрдә дә таныйлар.

Чулпан сөйләвенчә, әлеге клубка килеп, ярларын тапкан кешеләр күп икән. Дистәгә якын гаилә корылган. Бирегә йөргән һәркем якын кешегә әйләнә. Гел аралашып торалар, тормышта нинди генә хәл килеп чыкмасын, ярдәмләшәләр. «Бу эшләрне берүзем генә  башкара алмас идем», – ди Чулпан. Районның социаль яклау бүлегенә, «Факел» яшүсмерләр клубында эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерә ул. Нинди генә эшкә тотынса да, ярдәмчеләре күп икән.

– Кариле авылында урнашкан «Раил» кафесы хуҗасы Гөлфия апа Насыйхова безгә һәрчак ярдәм итеп тора. Тирә-ягыбызда мәрхәмәтле кешеләр күп булу сөендерә. Район хакимияте дә безне ташламый. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да килгән иде. Кунаклар күп булды. Аларның барысын да әйтеп тә, язып та бетереп булмый. Әмма без аларга чиксез рәхмәтле, – ди Чулпан.

Бәйрәм матур теләкләр һәм җыр-моң белән үрелеп барды. Җырчылар һәркемнең күңелен күрде.  «Фикердәш»ләр  аларга ияреп җырлады да, биеде дә.

– Безнең сүзне тыңлап, якын итеп Казаннан ук Ильвира Хамматова, Игорь Дмитриев, Рафил Җәләлиев, Илгәрәй кайткан иде. Үз районыбыз талантлары да бик теләп катнашты. Аларга мең рәхмәт, – ди Чулпан.
Бәйрәм үткәрү җиңел эш түгел. Борчыласын, төн йокыларың кача. Әмма Чулпан бер дә зарланмый. Минекедәй дуслар бар да, тау да күчерергә мөмкин, ди ул.

– Мин – авыру, дип утырып булмый. Яшисе килә. Башкалар кебек, җир җимертеп. Аралашасы да килә, сөйләшәсе дә, матур кичәләр дә уздырасы килә. Гомер бер генә бирелә бит. Әнә шуны уйлыйм да «Фикердәш»ләрне бик бәхетле итәсе килә. Алар да беркемнән ким түгел дим, – ди Чулпан. – Дөнья шулкадәр матур. Аны яратып, тормыштан ямь табып, авыру-сызлануларны онытып торып, шатланып яшәргә язсын.  Язмыш сынауларына дучар булгансыз икән, күңелегезне төшермәгез. Сынаулар артыннан җиңеллек килә. Янәшәгездә яхшы кешеләр күп булса, борчулар сизелми дә ул.


Фикер өстәү