Буран булу сәбәпле, М-12 трассасында хәрәкәт туктатылган

М-12 трассасында хәзерге вакытта хәлләр критик дәрәҗәдә дип бәяләнә һәм 820 километрдан 550 нче километрга кадәр юл ябылган. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта күпме машинаның кар «тоткынында» калуы ачыклана. Авария комиссарлары ягулыксыз калучыларны ягулык белән тәэмин итә.

Һава торышы начар булу сәбәпле, ерак юлларга чыкмый торырга киңәш ителә.

 

 


Фикер өстәү