Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек башлыгын бүләкләгән

Рөстәм Миңнеханов » Фидакарь хезмәт» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ республика җитәкчесе порталында бастырылган.

«Җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен» Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек башлыгы полиция полковнигы Айдар Багавиев һәм Россия Тикшерү комитетының ТР буенча СУ криминалистика бүлегенең өлкән тикшерүче-криминалисты юстиция полковнигы Александр Мещанов мактаулы бүләккә ия булган.


Фикер өстәү