Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм Россия юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.

Очрашуда «Юстиция кварталы» проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, «Юстиция кварталы» –  РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсе, юридик һәм хокукый ярдәм үзәкләре, гражданлык инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәге урнаштыру күздә тотылган административ биналар комплексы.

Татарстанга визиты кысаларында РФ Юстиция министрлыгы вәкилләре Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институтына (филиалына) барачаклар, шулай ук «Хакимият органнарының КБО белән хезмәттәшлеге: яңа халыкара контекстта Россия» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашачаклар.


Фикер өстәү