6 октябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Россия иминиятләштерүчесе көне

1921 елның 6 октябрендә Халык Комиссарлары Советы милекне дәүләти иминиятләштерү турында декрет кабул итә. Финанс Халык Комиссариатында баш идарә оештырыла. Бүген ул Госстрах дип атала.

Госстрах СССР да 70 елга якын монополист була. 1988 елда Кооперация турындагы закон кабул ителгәч кенә дәүләти булмаган иминиятләштерү компанияләре барлыкка килә башлый.

Гомумән алганда, Россиядә иминиятләштерүнең 230 еллык тарихы бар. Ул Екатерина II нең 1786 елда илебездә беренче иминиятләштерү институтын оештыру турындагы манифестка кул куюыннан башлана.

Бүген Россиядә 400 дән артык иминиятләштерү компаниясе бар. Анда 60 меңнән артык агент эшли.

Иң зур  зыян китергән җир тетрәү

71 ел элек (1948) Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта бик көчле җир тетри (Рихтер шкаласы буенча 7,3 магнитуда белән). Аның үзәге 18 километр тирәнлектә нәкъ шәһәр астында була.

Бу каза нәтиҗәсендә шәһәр халкының өчтән ике өлеше һәлак була, биналарның 98 проценты җимерелә. Бүгенгә көнгә кадәр үлүчеләрнең төгәл саны юк. Ашхабадтан кала башка торак урыннар да зыян күрә.

Бу җир тетрәү кешелек тарихында иң зур зыян китерүчеләрдән дип санала. 1995 елдан бирле 6 октябрь Төрекмәнстанда Хәтер көне буларак билгеләнеп үтә.

Рус-төрек сугышы

254 ел элек (1768) 1768-1774 елгы рус-төрек сугышы башлана. 6 октябрь көнне Госманлы империясе Франция һәм Австрия ярдәме белән Россиягә каршы сугыш игълан итә. Сугыш барышында Петр Румянцев һәм Александр Суворов җитәкчелегендәге армия төрекләрне тар-мар итә. Тынычлык килешүе нәтиҗәсендә Азов һәм Керчь Россия империясенә күчә.

Инстаграм

12 ел элек (2010) Инстаграм барлыкка килә. Аны Калифорния студентлары эшли. 6 октябрь көнне ул Apple кибетендә пәйда була. 2010 елның декабрендә үк Инстаграмнан бер миллионнан артык кеше файдалана башлый. Бүгенгә аларның саны бер миллиардтан артып китә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү