Хәрби пенсионерларны мобилизацияләү шартларын әйттеләр

Хәрби пенсионерларның сәламәтлеге һәм хәрби-учет белгечлеге чакыру таләпләренә туры килсә, алар өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылырга мөмкин. Бу хакта «Объясняем.РФ» порталында хәбәр ителә.

«Хәрби пенсионерлар, әгәр аларның сәламәтлеге һәм булган хәрби-учет белгечлеге чакырылыш таләпләренә туры килсә, мобилизациягә чакырыла. Әгәр сез чакырылу мөмкинлеге бар дип уйлыйсыз икән, сезнең хәрби комиссариатка килү һәм мобилизацияләнү теләген белдерү мөмкинлеге бар», –  диелә анда.

Оборона министры Сергей Шойгу армиядә хезмәт итеп кайткан, хәрби тәҗрибәсе яки ихтыяҗ зур булган хәрби белгечлеге булган 300 мең резервист мобилизацияләнәчәген хәбәр иткән иде. Соңрак 35 яшькә кадәр сержантлар, 50 яшькә кадәрге кече офицерлар һәм 55 яшькә кадәрге өлкән офицерлар чакырылуы мәгълүм булды. Беренче чиратта атучыларны, танкчыларны, артиллеристларны һәм машина йөртүчеләрне чакырачаклар.

Мобилизацияләнгән татарстанлылар күпме акча алачак?


Фикер өстәү