Казанда урамында әбине мәсхәрәләгән яшүсмерләрнең кемнәр булуын ачыклаганнар

Хокук сакчылары Казан урамында әбине мәсхәрәләгән яшүсмерләрнең кемнәр булуын ачыклаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Гудованцев урамындагы бер йорт ишегалдында берничә яшүсмернең әбине уратып алып, аны мыскыл итәүләре, аңа төрле әйберләр атулары төшерелгән видео социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды. Әлеге хәлдән соң полиция тикшерү башлаган иде.

Әбине мәсхәрәләү «идея»се 11 яшьлек малайның башына килгән. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлгә катнашы булган барлык яшүсмерләрнең дә шәхесләрен ачыклаганнар.

«Авиатөзелеш» полиция бүлегенә әлеге факт буенча гариза бирелгән. Балигъ булмаганнарның ата-аналары үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, административ җаваплылыкка тартылачак. Малайлар укыган мәктәпләрдә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында профилактик чаралар уздырылачак.


Фикер өстәү