Саламны алдан түшәп куй: иминиятләштерүне ни өчен кичектермәскә кирәк?

Миңа кагылмас әле. Теге яки бу әйберне иминиятләштерүгә килгәндә, күпчелегебез әнә шулай фикерли. Ләкин белгечләр һәм зыян күрүчеләр белән сөйләшкәч, бәла-каза килгәнче, саламны алдан түшәп кую кирәклерәк булуына инандык.

«Файдасын күрдек»

2017 елның апрелендә Азнакай районының бер авылында зур янгын чыга. Янәшә торган ике йорт кыска гына вакыт эчендә көлгә әйләнә. Көчле җил булу сәбәпле, ялкын телләре күршедәге башка йортларга да үрмәли, тик, бәхеткә, авыл халкы, янгын сүндерүчеләр ярдәме белән аларын саклап калалар. Шул хәлләрдән соң Зәлия Ибраһимова ел да йортларын иминиятләштерә башлый.

– Ул елны йортыбыз иминиятләштерелмәгән иде, ут телләре коймага кадәр үрмәләгәч, бик курыктык. Әле ярый күршеләрнең яхшы йортлары иминиятләштерелгән булган, 1 млн сум иминият түләвен алдылар. Бу хәлләр безгә дә сабак булды. Дөрес, аңа кадәр дә мин мунчаны һәм терлекләрне иминиятләштерә идем. Янгын афәтен 2000 елда үзебезгә дә күрергә туры килде. Мунчабыз тулысы белән янып бетте. Эчендәге барлык әйберләре иминиятләштерелгән иде. Түбәсе ябылган бура, такталар сатып алырлык иминият түләве күчте. Эштән дә ярдәм иттеләр. Шул акча белән яңа мунчаны тиз сафка бастырдык, – ди ул.

Озак еллар терлекләрен дә иминиятләштереп барган укучыбыз. Берничә тапкыр түләүләрен кайтарырга да туры килгән. Тик бер елны ниндидер билгесез кешеләр сыерларын урманга алып китеп суйгач, иминият түләүләрен кайтармаганнар.

– Ул вакытта ярты хакын гына түләгән булганбыз, шул сәбәпле урланган сыерыбыз өчен акча ала алмадык. Шуннан соң терлекләрне иминиятләштергәнебез юк. Ә менә йорт, башка каралты-куралар, коймалар – барысы да азмы-күпме сакланган. Минем фикеремчә, ул – кирәкле гамәл. Билгеле, ул түләүләр килгән зыянны берничек тә каплап бетерә алмас, тик бер тиенсез урамда калган ише булмас. Тик ничек кенә булса да, ут-ялкынны башка күрергә язмасын, – ди Зәлия апа.

Узган елны Насыйбуллиннар гаиләсе дә янгыннан зыян күргән. Көзен мунчалары янып беткән аларның.

– Мунчаны, 6 мең сум акча түләп, эчендәге милкеннән тыш кына иминиятләштергән идек. Иминият түләвен 100 мең сум итеп алдык. Күбрәк суммага иминиятләштергән булсак, зуррак акча аласы идек, билгеле. Ләкин бу акча да блоклар, такталар, ком, цемент ише төзелеш материалларын сатып алырга җитте. Күпчелек эшен балалар белән үзебез эшләгәч, яңа мунчаны сафка бастырыр өчен артык зур акча тотылмады, – диде ул.

Терлек кадерле

Балтачта яшәүче иминиятләштерүче агент Гомәр Каюмов әйтүенчә, халык арасында берничә төре иң популярлары булып санала. Аларның берсе машина ОСАГОсы булса, икенчесе – милекне иминиятләштерү.

– Хәзер бөтен кешедә машина бар һәм аны эшләү мәҗбүри. КАСКОны бик аз гына кеше эшләтә. Гадәттә алар бик акчалы яки үз-үзенә ышанычы булмаган кешеләр була. Яисә аны банклардан кредит алган вакытта мәҗбүри эшләттерәләр, – ди ул.

Моннан тыш, халык фатир, йорт, дачаларын да күпләп иминиятләштерә. Авылларда янгын чыгып, бер тиенсез урамда калудан куркып, йортларын иминиятләштерүчеләр якынча 95 процентны тәшкил итә, ди белгеч.

– Гражданлык җаваплылыгы дигәне дә бар. Әйтик, иминиятләштерелмәгән яки башка оешма белән килешүе булган бер дачада чыккан янгын күршесенекенә күчә икән, аңа килгән зыянны да каплау мөмкинлеген бирә ул. Иминиятнең шул төрен сайлаучылар да шактый, – ди Гомәр Каюмов.

Шулай да авылларда иң популяр иминият төре терлекләргә кагылышлысы икән. Моннан мал тоткан авыл халкының 90 проценты файдалана ди.

– Кешеләр үз сәламәтлекләрен, гомерләрен иминиятләштермәсә иминиятләштерми, тик терлеген беренче чиратта кайгырта, – ди Гомәр Каюмов. – Мал авырып, кинәт үлеп киткән, көтмәгәндә чалырга туры килгән очракларда, хуҗалары акча алачак дигән сүз. Әйтик, 100 мең сумга иминиятләштерелгән сыер үлеп китә икән, ите 40 мең сум тирәсе чыкса, 60 меңен иминият компаниясе түли.

Белгеч әйтүенчә, иминият компанияләре өчен ОСАГО иң чыгымлылардан санала. Якынча 25–30 процент очракта кешеләр иминият акчасын кайтара. Терлекләрен иминиятләштерүчеләрнең якынча 35–40 процентына түләүләрен кайтарырга туры килә. Милекне иминиятләштерүчеләр арасында клиентларның 3–5 процентына зыян килергә мөмкин икән. Бәхетсезлек очраклары буенча килешү төзегәннәр исә полисларын 10–15 процент очракта файдалана.   

Ашыкмыйлар

Казанның бер туристлык агентлыгында эшләүче Ләйсән Гайфетдинова әйтүенчә, туристларның бик азы гына мәҗбүри булмаган иминияттән файдалана.

–  Чит илгә барган туристларны һәрвакытта да мәҗбүри иминиятләштерәбез, бу авырып киткән очракта медицина ярдәме алу өчен кирәк. Әйтик, минем эш тәҗрибәмдә бер клиентым квадроцикл астында калып, хастаханәгә эләккән очрак булды. Ә менә чит илгә чыкмаган очракта алына торган иминият (страховка от невыезда за границу) дигәнен турист бары тик үз ихтыяры белән генә сатып ала. Әгәр билгеле бер сәбәпләр аркасында сәяхәт өзелә икән, иминият компаниясе тур бәясен кайтарырга тиеш булып чыга. Тик моның да үз нечкәлекләре бар, килешүгә кул куйганда туристларга игътибарлы булырга киңәш итәбез. Гадәттә, мондый төр иминиятне балалары белән ял итүчеләр, юлламаны шактый алдан алып куючылар эшләтә, – ди белгеч.

Ирле-хатынлы Абдуллиннар исә, бәласеннән баш-аяк дип, Төркиягә ялга барганда, үзләрен ковидтан да иминиятләштергәннәр.

– 2021 ел иде ул. Россиядә дә, дөньяда да коронавирусның котырган чагы. Төркиягә ял итәргә барганда өстәмә рәвештә ковидтан да иминиятләштердек. Берничә көн ял иткәннән соң, хатыным авырып китте бит. Каты авыргач, хастаханәгә салдылар. Иминият компаниясе белән гел элемтәдә булдык. Бик яхшы дәваладылар хатынымны. Хастаханәдәге барлык дәвалану чаралары өчен дә, кайту билетларын да иминият компаниясе түләде, – диде Илнур Абдуллин.

Кызганыч, мал-мөлкәтләрен иминиятләштереп, бәла килгәч, ярык тагарак алдында калучылар да бар. Мондый хәл, гадәттә, килешүдәге шартлар белән яхшылап танышмау аркасында килеп чыга, ди белгечләр. Иминият компанияләре акча түләмәс өчен, җаваплылыкны клиентның үзенә аударып калдырган очраклар да юк түгел. Шуңа күрә чүп өстенә чүмәлә өелмәсен өчен, документларга кул куйганчы, барлык нечкәлекләрне кат-кат белешергә, сорауларга төгәл җаваплар алырга кирәк. Һәм, билгеле инде, полис артыннан тикшерелгән, ышанычлы оешмаларга гына мөрәҗәгать итү хәерле.

Иминиятләштерергә киңәш ителә торган 4 әйбер:

  1. Гомер һәм саулык.

Кайсы очракта файдаланып була? Бу төр иминият авыр җәрәхәт алган, инвалид калган һәм төрле куркыныч авырулар белән авырган очракта акча алу мөмкинлеген бирә. Шунысына басым ясарга кирәк: түләү иминиятләштерелгән зат медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән очракта гына түләнә. Клиент һәлак булган очракта, аның акчасын якыннары ала ала. Шулай ук килешү вакыты чыккач (5–10 ел), индексацияләнгән акчаны кире кайтару мөмкинлеге дә бар.  Накопительная страхования жизни бар. Анысын, әйтик, 5–10 ел дәвамында ай саен түләп барасың. Шул ук вакытта син иминиятләшкән дә булып торасың. Берәр бәла-каза килеп чыкса, иминият компаниясе дә түли. 5–10 елдан соң ул җыелган акчаны кире дә кайтаралар.

  1. Күчемсез милек.

Кайсы очракта файдаланып була? Янгын, су басу, давыл, яшен сугу, көнкүрештә кулланыла торган газ чыгу, җир тетрәүләр, һәртөрле аварияләр, урлау, талау һәм вандализмнан килгән зыянны капларга ярдәм итә.

  1. Транспорт.

Кайсы очракта файдаланып була? Машинаны аварияләрдә, урлап китүдән килгән зыянны каплар өчен булыша. Шулай ук өченче затлар зыян китергән вакытта иминият түләүләрен алырга мөмкинлек бирә. Транспорттан тыш, машина йөртүчене һәм пассажирларны, хәтта кайбер очракларда багажны да иминиятләштерергә мөмкин.

  1. Бәхетсезлек очрагы

Кайсы очракта файдаланып була? Бу очракта иминият түләвен алыр өчен хезмәткә яраклылыкны вакытлыча яки даими рәвештә югалту түгел, ә саксызлык аркасында яки бәхетсезлек очрагында алган гади генә җәрәхәт тә сәбәп була ала. Шулай итеп, берәр төрле транспорт аркасында алынган җәрәхәт, ток сугу, агулану, суга бату, туңу, бандитлар яки агрессив хайваннар һөҗүме, пешү яки кояш сугу арка

 Сез нәрсәне иминиятләштерәсез?

Фатирны/йортны                                                            54,43%

Сәламәтлекне                                                                  12,66 %

Барысын да                                                                      13,92%

Берсен дә иминиятләштермим                                      18,99%

Газетаның «ВК» сәхифәсендә уздырган сораштыру нәтиҗәләре

 

 

 

 

 


Фикер өстәү