Ике бала белән тол калган Газифә: «Ирем саргаеп кипте, үзе берни белми китте»

Газифә ире белән биш ел гына яшәп кала. Гомеренең иң бәхетле еллары ди ул бу вакытны. Яратып, кияүгә чыга, ике бала таба. Тик бәхете кыска гомерле була. Моннан бер ел элек 37 яшендә ире Марат үлеп китә. Кукмара районының Аш-Бужи авылында гомер итүче 27 яшьлек Газифә Исрафилова бүген ике баласына карап юана. Олысы Марсельгә – 3, Мәликәгә – бер генә яшь.

– Казан дәүләт университетының филология факультетында укыдым. Булачак ирем белән интернет аша таныштык.  Мин укып бетергәч, тормыш корып җибәрдек. 2017 ел иде бу. Авылга кайткач, ипи пекарнясына эшкә урнаштым. Ирем дуслары белән түбә ябу бригадасында йөри иде. Бик матур яшәп киттек. Тормышның һәр мизгеленә шатлана белә идек. Адым саен шөкер иттек. Бәләкәй генә иске өй сатып алдык. Үз куышыбыз бит дип сөенеп яшәдек. Рәхәт иде ул чаклар, – ди ул.

Газифә Биектау районының Суыксу авылында туып-үсә. Әнисе, сеңлесе, энесе бар.

– Иремне савыгыр дигән идем. Табиблар булмас дигәндә дә, аягына баскан кеше иде бит ул. Метастазалар китеп кенә харап булды, – ди Газифә, күз яшьләренә буылып.

Марат 2020 елда авырып китә. Кинәт ябыга башлый. Хәле юклыктан зарлана. Кукмара табиблары Казанга җибәрә. Ашказаны белән уникеилле эчәк арасына шеш үскәнен шунда беләләр. Табиблар, соң килгәнсез дип, терелүгә өмет бирмәсләр дә, дәваларга алыналар, 7 сәгатькә сузылган катлаулы операция да була.

– Ирем үзендә яман чир икәнне башта белмәде дә. Тереләм, диде. Яшисе килү теләге зур иде. Мин дә, ул исән булсын өчен, барысын да эшләдем. Кулдан килгәнчә дәваладым. Дөрестән дә, савыгып китте. Ай саен тиешле анализлар тапшыра башлады. Бар да яхшы иде. Ел ахырына инде безнең беренче балабыз туды. Ул чакта Маратның сөенүләрен күрсәгез! Кош тоткандай очып кына йөрде, – ди Газифә. – Улыбызга ике яшь дигәндә кызыбыз туды. Шул вакытларда Маратның тәне саргаеп киткәндәй булды. Ул яңадан табибларга күренде. Бу юлы анализлар сөендермәде. Бавырына метастазалар киткән иде. Казан табиблары да, Кукмараныкылар да иремнең күңелен төшермәде. Аларга шуның өчен мең рәхмәт. Миңа озак яшисе калмаганын әйтсәләр дә, үзенә берни сиздермәделәр. Шуңа ирем үлем турында уйламады да. Бавырына да операция ясап карадылар. Тик шешнең бик катлаулы җирдә урнашуын, алып бетерә алмауларын әйттеләр. Ирем химия терапиясе ала башлады. Янәсе, җиңәбез! Инде хәле авырайгач кына, үзенә авыруы хакында әйтергә туры килде. Анда да өметен өзмәдем әле…

Көчле рухлы була Марат.  Сабыйлар хакына дип яшәргә омтыла. Бер дә зарланмый, сукранмый. Үләренә бер көн кала ике тәлинкә аш ашап куя. Иртәгәсен исә бөтенләй сөйләшми дә, ятып кына тора. Хәле никадәр авыр булса да, күрсәтми. 2022 елның  2 августы була бу. Гаилә Маратсыз кала.

– Миңа ул чакта да, хәзер дә бик авыр. Әле ярый, иремнең әти-әнисе, туганнары, дуслары ташламады. Үземнекеләр дә гел янәшә булдылар. Югалту ачысына түзә алмыйча, күп еладым, кая барып бәрелергә белмичә тилмердем. Кечкенә ике балама карап, яшәр өчен көч таба алдым. Алар әни дип торганда, ничек елап ятасың инде? Шул сабыйларым дип яшим, – ди Газифә. – Маратсыз бик авыр. Ачуланышып яшәмәдек, бәхетле идек без. Әмма язмышлардан узып буламы соң! Мин күрәсен кеше күрми, дим. Үз ягыма да китмәдем. Балаларымны әтисенең туган җирендә үстерәсем килә. Әлегә мин декрет ялында. Җәйгә кызымны бакчага урнаштырып, эшкә чыгармын дип торам. Бирешергә ярамый миңа. Ике баламны аякка бастырасым бар. Маратым күкләрдән карап торадыр кебек. Әнә шуңа да матур яшәргә, елап ятмаска кирәк.

Газифәгә авылдашлары ярдәм итеп тора икән. Ире дә булмагач, ялгызына гына ике баланы тәрбияләү җиңел түгел. Авыррак яшиләр икән. Күңеле кушканнар Газифә Исрафилова исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89393826991 телефон номерына беркетелгән.

 


Фикер өстәү