Иң яхшы бизәгән ишегалларын ачыклыйлар

Иҗтимагый палата, “Татар-информ” белән берлектә, ишегалдын иң яхшы бизәүчеләр арасында “А у нас во дворе…” бәйгесен башлап җибәргән.

Ничек катнашырга?

Бәйгегә гаризалар 17-21 гыйнварда кабул ителә. Анда шәхси йортта, шулай ук күп фатирлы йортларда яшәүчеләр катнаша ала.
Моның өчен Яңа елга бизәлгән ишегалды фотосурәтен яки видеосын булдырып, кечкенә генә аңлатма язарга кирәк.
Аларны, “На конкурс” дип язып, электрон почтага (info@tatar-inform.ru) җибәрергә. Фотосурәтне яки видеоны “ВКонтакте” социаль челтәрендәге шәхси биттә #аунасводвореТИ хэштегы белән урнаштырырга да мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен профиль ачык булырга тиеш.
Ничек тавыш бирергә?

23-29 гыйнварда “Татар-информ” сайтында яки телеграм-каналында иң матур итеп бизәлгән ишегалды өчен тавыш бирергә мөмкин.
Нәтиҗәләр 31 гыйнварда игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган 3 кеше җиңүче булачак. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез: Иҗтимагый палата ишегалларын бизәү буенча бәйгене һәр ел саен үткәрә.


Фикер өстәү