Якшәмбе көнне, 28 гыйнварда, Татарстанда мөмки аязучан һәм карлы, болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, төнлә температура -10нан -15 градуска кадәр, ә аязганда көнчыгышта нульдән 16-21 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Көндез термометр баганаларын -5-10 градус күрсәтәчәкләр. Әмма юлларда бозлавык көтелә.