Автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән: 5 кеше һәлак булган

Краснодар краенда Мәскәүдән Нальчикка юл тоткан пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешкән, нәтиҗәдә биш кеше үлгән, сигезе зыян күргән, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк идарәсе матбугат хезмәте.

«Новоулешковская станицасы районында, Р-217 трассасының 15 нче чакрымында, «Неоплан» пассажир автобусы һәм Hyundai йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды», — диелә хәбәрдә.

Һәлакәттә 13 кеше зыян күргән, аларның бишесе һәлак булган, дип өстәделәр ведомствода. Зыян күрүчеләрне Павлов районы медицина учреждениесенә китергәннәр. Трассада өлешчә хәрәкәтне япканнар.


Фикер өстәү