Чаллы полициясендә мәктәпләрдә терактлар әзерләү турындагы мәгълүматны фейк дип атадылар

Чаллы полициясендә мәктәпләрдә терактлар әзерләү турындагы мәгълүматны фейк дип атадылар. Элегрәк куркыныч хәбәрләрне мессенджерларда тараттылар — хәтта конкрет уку йортлары һәм даталар аталды.

Эчке эшләр министрлыгында халыкны тынычлыкны сакларга, паникага бирелмәскә сорадылар, сорау хокук саклау органнары тарафыннан контрольдә тотыла дип ышандырдылар.

Шулай ук Эчке эшләр министрлыгында, кирәк була калса, уку йортларында куркынычсызлык чаралары арттырылачак, дип ачыклык керттеләр.


Фикер өстәү