Яман шеш белән көрәшкән Гөлназ Фәхретдинова: «Балаларымны ташламагыз!»

Әлки районының Әхмәт авылында туып-үскән Гөлназ Фәхретдинованың кичә өчесен уздырдылар. Аның өч сабые ятим калды. Әле бит яшәргә дә яшәргә иде үзенә! Тик язмышлардан узмыш бармы соң? Әнисе вафат булганда, Гөлназга 14 яшь була. Хәзер исә аның ятим калган олы улына – 14 яшь.

Кыска гына гомерендә Гөлназга бик күпне күрергә туры килә. Әнисез калу өстенә, ире белән аерылышу, инде кабат тормыш кордым дигәндә генә, яраткан кешесен мәңгелеккә югалту. Соңгы хәсрәт Гөлназның авыруын кузгата да инде.

Без аны үз туганыдай якын күргән, хәлен җиңеләйтер өчен барысын да эшләгән якын дусты Регина Шәкүрова белән сөйләштек.

– Шулкадәр кешелекле, үзенекен башкаларга бирә иде ул. Кыска гына вакытта бик якын кешеләргә әйләндек. Ире белән аерылышкан чагында да гел янәшә булдым. Ул бирешмәсен, нык булсын дип, кулдан килгәнне эшләргә тырыштым, – ди Регина. – Минем абыем бар иде. Гөлназны аның белән таныштырдым. Алар бер-берләрен бик ошатты. 4 ай очрашып йөрделәр дә кавыштылар. Бөтен гаиләбез белән Гөлназны һәм аның сабыйларын яратып кабул иттек. Балалар әниемә әби дип сарылдылар. Гөлназ үзе дә әни дип өзелеп торды. Абыем белән араларында ярату хисләрен күрсәгез иде. Бик матур һәм бәхетле яшәделәр. Тик гомерләре генә озын булмады.

Регинаның абыйсы Рөстәм юл фаҗигасендә һәлак була. Гөлназ бу кайгыны бик авыр кичерә. Борчылу үзенекен итә: хатын авырый башлый.

– Без аның белән табибларга күренергә киттек. Соң иде инде. Гөлназның эчәкләрендә яман шешнең соңгы стадиясе икәнне әйттеләр. Бирешергә теләмәде ул. Балалары хакына тырышты. Йөрмәгән җир калмады. Авыр булса да, химия терапияләре алды. Икешәр атна аягына баса алмас иде. Кашыктан ашаттык. Бик кадерләп тордык. Хәзер шуңа сөенәм, – ди Регина. – Гөлназның хәле яхшырып та киткән иде. Матурланды да. Чирне җиңгән төсле идек. Тик яман шеш тагын баш күтәрде. Соңгы барганда гомере озак калмаган, дип өйгә кайтардылар. Гөлназга дөресен әйтмәдек. Бераз хәл кергәч, яңадан операция булачак, син җиңәчәксең, дип өмет бирергә тырыштык.

Туганнары да Гөлназга кулдан килгәнчә ярдәм итә. Казанда яшәүче Румия апасы да, Базарлы Матактагы Әлфия апасы да, сеңелләре терелсен өчен, барысын да эшли. Чиратлап карыйлар да. Ул җан биргәндә, янында апалары була.

– Гөлназ үләсен белде. Бар сүзе балалары турында булды. Сабыйларны әтиләре карый. Олы улы әтисенең әнисендә яши. Кечкенә малай белән кыз әтисендә. Ул сабыйлар безгә дә бик якын. Исән-сау гына булсыннар, – ди Регина.


Фикер өстәү