Авылда ананас белән папайя үстерүче Җәүдәт Юсупов: «Аларның бер мәшәкате дә юк»

Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче 70 яшьлек Җәүдәт Юсупов бер ел элек папайя үстерә башлаган. Җимешләрен көзгә өлегерер дип көтә. Ә менә ананас, мандарин, лимонын тәмләп караган инде. Авызыгыздан сулар килдеме? Тропик җимешләр үстерүнең сере нинди икән?

Көньяк җимешләр үстереп карау – заманында 34 ел  агроном булып эшәгән Җәүдәт абыйның күптәнге хыялы. Җирнең бар нечкәлекләрен белә бит ул. Нигә әле тәҗрибә үткәреп карамаска? Тик кайчандыр үз бакчасы экзотикага  әйләнер дип башына да китермәгән. Ә бит барысы да ананастан башланган. Башта туганы биргән үсентене тәрәзә төбендә үстереп караган.  Була икән бит! Кышын яктылык җитсен өчен, кибетләрдә сатыла торган шәмәхә лампа элгән. Аннан  ананасны бакчага чыгарган. Ул кып-кызыл чәчәк атып, бар дөньяны хуш искә күмгән. Җимеше кибеттәгесеннән дә зуррак! Шушы күңелле мизгелләр аны алга таба тропик бакчачылык белән  шөгыльләнергә этәргән. Шри-Ланкага ял итәргә баргач, бу теләге тагын да арткан. Бездә бакча кырыенда кычыткан үссә,  ә  анда – ананаслар. Агроном кая барса да, үз өлкәсе белән кызыксына. Шундагы ананасларның очын алып кайткан. Дөресрәге, ресторанда сок ясаучы егетләргә, җимешнең очын ташламыйча, җыеп барырга кушкан. Хәзер инде алар ун төпкә җиткән. Көньякныкы күпкә сусыл һәм тәмлерәк икән. Чүлмәкләр санын тагын да арттырмакчы ул. Җылы якка барган саен ятрак, тансыграк җимешләргә кызыга. Папайясы орлыктан тишелгән, җимешләре җитешеп килә. Әмма шактый көтәргә туры киләчәк. Анысы – алты төп. Күбрәк тә булган әле. Куе булгач, кискәләгән. Мандариннары бик мул уңыш биргән. Тик тәмгә әчкелтрәк икән. Шулай да ризык әзерләгәндә кулланырга мөмкин. Лимоны да әйбәт кенә җимеш биргән.  Хәзер дә 4–5е  ботакта өлгереп утыра.  Берсе – 250 грамм чамасы. Өч ел элек тотынган экзотик бакчачылыкның нәтиҗәсе шундыйрак. Бу могҗизалар 8гә 4 метрлы теплицада майтарыла. Моннан тыш, җиләге, кыяр-помидоры да бар. Сүз уңаеннан, Юсуповлар күп еллар орлык суганы үстереп сату белән дә шөгыльләнә.  Анысы – төп эш, ә бакча – хобби.

– Теплицаны җылыту гына түгел, яктылык та бик мөһим. Баштарак яз көне утырттык, аннан тагын да иртәләдек. Мин үстерәм, ә КАИны бетергән улым Рүзәл техник якларын кайгырта. Теплицаны җылыту, яктырту шактый чыгымлы, – ди Җәүдәт абый.

Яктылыкны көйләсәң, тәрбияләү әллә ни кыен түгел. «Бөтенләй карыйсы да юк», – ди ул. Туфрагы гөлнеке дә ярый. Аны көл белән катнаштырып сала. Кибеттән алынган ашламалар сипми. Көл фосфор, калийны алыштыра. Суны атнага бер генә сипкәли. Кыскасы, экологик яктан чиста ризык ашыйлар.

Ананасны ай саен җимеш бирерлек итеп үстерү хыялы бар Җәүдәт абыйның.

– Мин ананасны сату өчен үстермим. Безгә табыш түгел, ә җимешнең булуы, күзне куандыруы кирәк. Иртән сәгать 5тә торам. Тышта – буран, ә теплицада – җылы, рәхәт.  Бөтен нәрсә – чәчәктә. Күңелгә шулкадәр энергия, көч бирә ул. Аларның чәчәк аткандагы исен берни белән дә аңлата торган түгел. Менә шуңа да сөенеп яшим мин, – ди Җәүдәт абый.

 


Фикер өстәү