Һәр иснең – үз чире

Кайчак кеше тәненнән ниндидер ят ис килә башларга мөмкин. Табиблар аларның һәркайсына игътибарлы булырга киңәш итә. Тәннән килгән ят ис чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә алар.

Балык исе. Ашкайнату системасындагы үзгәрешләр билгесе булырга мөмкин. Кайчак ашказаны аксымга бай ризыкларны тиешенчә эшкәртеп бетерә алмый. Нәтиҗәдә кешенең сулышыннан, тир һәм бәвеленнән балык исе килә.

Көчле тир исе. Тик утырганда да тирлисезме? Кышкы салкында туңып кайткач та шабыр тиргә баткан буласызмы? Бу сорауларга уңай җавап бирсәгез, сезгә гипергидроз (чамадан тыш тирләү) диагнозы янавы ихтимал.

Ачы ис. Бавыр дөрес эшләмәгәндә күзәтелергә мөмкин. Моңа ашказаны эшләмәү, күңел болгану кебек билгеләр дә өстәлсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

Тузан исе. Яшь барган саен организмыбыз да акрынлап гомер көзләренә керергә әзерләнә башлый. Тәннән килгән тузан исе – картаю билгесе, ди белгечләр.


Фикер өстәү