Владимир Путинның Такер Карлсон белән әңгәмәсеннән ТӨП ФИКЕРЛӘР

Россия Президенты Владимир Путин Америка журналисты Такер Карлсонга интервью биргән. Әңгәмә 2 сәгать тә 7 минут дәвам иткән. Россия лидеры иң элек Украина һәм Россия тарихы турында 25 минут сөйләгән. Путин барлыгы 60лап сорауга җавап биргән. Президентның төп фикерләрен тәкъдим итәбез.

Украина турында

• Россия махсус хәрби операциянең максатларына ирешмәде әле, чөнки аның төп максаты – нацизмнан арындыру.
• Россия белән Украина иртәме-соңмы барыбер үзара килешәчәк. Күп вакытлар таләп ителсә дә, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр торгызылачак.
• Килеп туган хәл – “гражданнар сугышы чагылышы”. Украиннар әлегәчә үзләрен рус буларак хис итә.
• Россиянең сөйләшүләрдән баш тартканы булмады. Бүген Украина – АКШның иярчене. Көнбатыш ягы сөйләшүләрдән баш тарта.
• Россия Көнбатыш белән сөйләшүгә әзер. НАТОның безнең яңа территорияләрне ничек итеп лаеклы төстә танырга мөмкин булуына вариантлары бар.
• “АКШ җитәкчелегенә шуны җиткермәкчебез: чынында хәрби хәрәкәтләрне туктатасыгыз килсә, сезгә корал җибәрүне туктатырга кирәк. Шулай икән – барысы да берничә атна эчендә төгәлләнәчәк.
• Ни өчен Лондонның Истанбулда Мәскәү белән Украина арасындагы сөйләшүләрне өзүе турында: “Кем белсен, үзем дә аңламыйм. Шундый гомуми таләп куйганнар. Ни өчендер барысы да, Россияне яу кырында җиңәргә мөмкин, дигәнрәк чынбарлыкка ашмастай хыял диңгезендә йөзә”.
• Украина үзен аерым халык итеп санау хокукына ия, әмма нацистлар идеологиясе нигезендә түгел.

Кораллы низаг сәбәпләре турында

• Украинадагы переворотны ЦРУ ярдәмендә ясадылар. Сәяси күзлектән караганда, бик зур хата булды бу.
• 2014 елда Киевта хакимиятне законлы төстә, кан коймыйча гына да алыштырырга мөмкин иде. Украина Кырымны да саклап калган булыр иде: “Без кымшанмаган да булыр идек”.
• Россияне Минск килешүләре белән алдап йөрттеләр: “Ничек үтәргә икәнен белмәсәм дә, аларны үтәргә әзер идем”.
• Украина кризисына карата җаваплылык турында: “2014 елда Донбасста башланган сугышны корал ярдәмендә туктатырга карар кылуыбызны безнең ялгышыбыз дип әйтергә мөмкин булуларын аңлыйм”.

Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр турында

• Россия СССРны таркатуга үз ихтыяры белән барды, чөнки Көнбатыш хезмәттәшлек һәм союздашлык тәкъдим итәр дип уйлады. Россия үзен “цивилизацияле халыкларның” тугандаш гаиләсенә алуларын көтте, әмма алай килеп чыкмады.
• 2007 елда Владимир Путин АКШның элекке президенты Джордж Буш белән очрашканда АКШ, Россия һәм Европаның уртак һава һөҗүменнән саклану системасын булдырырга тәкъдим иткән. Мәскәү шулай ук НАТОга керү мөмкинлеге белән кызыксынган: “Ахыр чиктә безне читкә тибәрделәр”.
• НАТОны Көнчыгышка таба киңәйтмәү вәгъдә ителде, әмма инде ул 5 тапкыр киңәйде.
• Путин АКШ президенты Джо Байденны берничә тапкыр кисәткән: “Россияне читкә тибәреп, гаять зур тарихи хата ясыйсыз”.
• АКШның Россия белән долларларда исәп-хисапларны чикләве – Кушма Штатларның үз мәнфәгатьләреннән чыгып караганда чып-чын җүләрлек”.
• Дөнья барыбер үзгәрәчәк – барысы да Украинадагы хәлләрнең ничек тәмамлануыннан тора. АКШ урыны да үзгәрәчәк: “Авырмы, тизме яки акрынлапмы икәне генә билгесез”.
• “Северные потоки” торбаүткәргечләрен АКШ шартлатты: “Шәхсән сезнең алиби бардыр да, бәлки, ләкин ЦРУның – юк”.

Өченче Бөтендөнья сугышы янау турында

• НАТО илләре үзләренең халыкларын, Россия яный, дип ялганлап куркытырга тырыша
• Россиянең Польша, Латвия яки ниндидер башка илләр җирләренә карата дәгъвасы юк. Польша үзе һөҗүм иткән очракта гына Россия Федерациясе гаскәрләрен әлеге илгә җибәрергә мөмкин.
• Россиянең атом-төш коралын кулланырга мөмкин булуы турындагы хәбәрләр – АКШ һәм Европаның салым түләүчеләреннән өстәмә акча каеру өчен гади халыкны куркыту гына.

Кытай белән хезмәттәшлек турында

• Көнбатыш көчле Россиягә караганда көчле Кытайдан күбрәк курка.
• АКШ, Кытай белән хезмәттәшлекне чикләп, үзенә-үзе зыян сала.


Фикер өстәү