Татарстанда реаль хезмәт хаклары 13,3%ка арткан

2023 елның гыйнварыннан ноябренә кадәрге чорда Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 13,3 %ка арткан. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Гыйнвар-ноябрь айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 18,7%ка артып, узган елның ноябрендә 59 994,2 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта аерым алынган ноябрьдә татарстанлыларның реаль хезмәт хаклары октябрь белән чагыштырганда 2,6% ка һәм еллык чагылышта 13,6% ка арткан. Номиналь хезмәт хаклары октябрь белән чагыштырганда 3,5% ка һәм елына 16,3% ка арткан, 64 658,5 сумга җиткән.

2023 елның унберенче ае нәтиҗәләре буенча иң кечкенә хезмәт хаклары кунакханәләрдә һәм җәмәгать туклануы йортларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары булып чыкты (36 387,7 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 39,3 процентка түбәнрәк). Иң зурысы — файдалы казылмалар чыгаруда эшләүчеләрнең (94 559,4 сум, уртача республика дәрәҗәсеннән 57,6 %ка югарырак).


Фикер өстәү