«Киләчәк уеннары» халыкара турниры алдыннан ялган билет сатучылар барлыкка килгән. Оештыручылар мошенниклардан сакланырга киңәш итә.
Алыпсатарлар чын билетны сатып ала да, билеттагы штрих-код күчермәсен ясап, берничә мәртәбә саталар. Аңлашылганча, уеннарга бу штрих-кодны беренчерәк күрсәтүче тамашачы гына керә алачак.
Оештыручылар искәрткәнчә, турнирга билетны бары тик «Киләчәк уеннары» сайтыннан һәм kassir.ru операторыннан сатып алырга кирәк.
— Без тамашачыларның әлеге проектка зур кызыксынуы буласын көттек, турнирны онлайн һәм оффлайн тамашачылар өчен уңайлы итәргә тырышабыз. Теләге булган һәркем ярышларны карарга тиеш, — дип ассызыклады Уеннарның җитәкчесе Игорь Столяров.
«Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турниры 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак.
Билет бәясе 300 сумнан башлана.