БРИКС уеннарына билетлар сатуга чыкты

Казанда узачак БРИКС уеннарына билетлар сатуга чыкты. Искәртеп үтик: Уеннарга төгәл 50 көн калды. Ярышлар башкалада 12-23 июнь көннәрендә узачак. Анда барлыгы 4500ләп катнашучы килер дип көтелә.

23 апрельдә сатуга берничә спорт төре буенча ярышларга билетлар сатуга чыкты. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, йөзү, спорт гимнастикасы, фехтование, синхрон йөзү, дзюдо, суга сикерү, бадминтон, каратэ, самбо, ушу, көрәш һәм билбаулы көрәш буенча узачак ярышларга билетлар сатып алырга инде мөмкин. Билет хакы 100 сумнан 300 сумга кадәр.
Билгеле булганча, Уеннарда барлыгы 20 спорт төре буенча ярышлар көтелә. Калган билетлар май аенда сатуга чыгачак.

Билетларны Уеннарның рәсми сайтында һәм турнирның рәсми партнеры саналган kassir.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Фикер өстәү