Казанда спорт мәктәпләре белән танышып булачак

27 һәм 28 августта Казанда ТР Спорт министрлыгы карамагындагы 11 спорт мәктәбе тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкы үзләрен төрле спорт төрләрендә сынап карый, шулай ук интерактив программада — конкурсларда, ярышларда һәм мастер-классларда катнаша алачак. Бу турыда ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

27 августта, шәһәр халкына фехтование, бадминтон, шахмат, шашка, чаңгы ярышлары, сноуборд һәм регби буенча спорт мәктәпләре тәкъдим ителәчәк. Шәһәрлеләр үзләрен регбида сынап карый, бадминтон уйный һәм СССРның атказанган спорт мастеры Наилә Гыйләҗевадан фехтование буенча мастер-класста катнаша алачак.

28 августта фигуралы шуу, чирәмдәге хоккей бүлекләре тәкъдим ителәчәк. Халыкка шулай ук ат спорты, дзюдо, стендка ату, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен спорт-җайлашу мәктәбе һәм башкалар турында да сөйләячәкләр.

Килүчеләр өчен конкурслар, кубоклар һәм медальләр күргәзмәсе, танылган спортчылар белән очрашулар, уеннар, флешмоб, спарринглар, шулай ук спортчыларның күрсәтмә чыгышлары белән интерактив программа оештырыла. Теләүчеләр өчен фотозона эшләячәк.

Чаралар 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Петербург урамы, 12 адресы буенча Татарстан Спорт министрлыгы мәйданчыгында узачак.


Фикер өстәү