Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүгә үзгәреш кертелгән

Укытучыларга сыйныф җитәкчесе булып эшләгән өчен биш мең сумлык өстәмә хезмәт хакына кушып түгел, ә аерым түләнеләчәк. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов “Гадел Россия” партиясе башлыгы Сергей Миронов белән онлайн-очрашу барышында шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Федераль салым хезмәте һәм казначылык хезмәте белән бу өстәмәне хезмәт хакыннан аерым түләү турында карарга килдек. Хезмәт хакы да, өстәмә түләү дә кимемәскә тиеш. Әлеге мәсьәлә буенча без “Кайнар линия” оештырачакбыз”, – дигән Кравцов.
Ул шулай ук Мироновтан, өстәмә акча педагогларга килеп җитмәү очракларында, бу хакта министрлыкка хәбәр итүне сораган. “Урыннардан ниндидер сигнал була калса, сездән бу хакта безгә хәбәр итүегезне сорыйсым килә”, – дип өстәгән министр.


Фикер өстәү