Танылган хоккейчы Орск шәһәрендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм итә

ЦСКА хоккей клубы һөҗүмчесе Владислав Каменев Оренбург өлкәсендә су казасыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итә. Тумышы белән Орск шәһәреннән булган егет хәзерге вакытта үзенең ялын шунда үткәрә. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч тапкыр Гагарин кубогы иясе булган хоккейчы су басудан зыян күргән җирле халыкка ярдәм итә. «Владислав җирле волонтерлар белән элемтәдә, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә», — диелә клубның матбугат хезмәте хәбәрендә.


Фикер өстәү