Винарис Лилия Хәмитовага яңа машина бүләк иткән

Татарстанның атказанган артисты Лилия Хәмитова күптән түгел авариягә очрап, хәзер суд юлларында йөрүе хакында хәбәр иткән иде. Арчада  җырчының «Hyundai Creta» машинасына икенче машина килеп керә. Иминиятләштерү компаниясе билгеләгән түләү машинаны ремонтлауга җитмәү аркасында, Лилия алар белән судлаша.

Бу күңелсез хәлдән соң тормыш иптәше Винарис Ильегет Лилиянең кәефен күтәрергә булган һәм аңа өр-яңа «Haval» машинасы бүләк иткән.

«Авариядән соң Лилия бик кәефсез йөрде. Машинасына зур зыян килде. Хәзер машина ремонтта. Лилиянең күңелен яңа машина белән күтәрергә булдык. Аллаһы Тәгаләгә шушы мөмкинлек өчен рәхмәт», – дип язып, Винарис социаль челтәрләренә автосалоннан фотолар урнаштырган.

 

 


Фикер өстәү