Винарис Ильегет: «Бу бәхетле минутларымда минем белән әти-әниемнең булмавы гына бик кызганыч…»

Җырчы Винарис Ильегет күптән түгел Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган иде — кичә ул аның кулын сорарга җырчының туган ягы Арчага, Лилиянең әнисе янына кайткан. Бу хакта Винарис үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә.

«Бүген минем өчен бик мөһим көн. Мин беренче тапкыр, йөргән кызымның кулын сорарга, аның туганнары — әнисе, абыйсы, апасы янына кайтам. Янәшәмдә – дусларым. Әйе, без Лилиянең кулын сорарга Арчага киттек. Бу бәхетле минутларымда минем белән әти-әниемнең булмавы гына бик кызганыч. Әти-әнием шулхәтле шат булыр иде безнең өчен. Чөнки алар икесе дә Лилиямне хөрмәт итте, кадерләде, яратты. Без бит Лилия белән инде ике дистә елдан артык дуслар», – дип сөйләгән ул социаль челтәрендә.

 


Фикер өстәү